Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдаланырга тәкъдим иттеләр

Ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә куллану - күп балалы гаиләгә зыян гына, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен файдалану мөмкинлеген бирү яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина белдергән.

Бүген иртән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова ана капиталын коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә файдалану инициативасы белән чыккан. Мөрәҗәгать хөкүмәткә җибәрелгән.

Министрлар Кабинетыннан газетага хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгать «билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән һәм каралачак».

https://tatar-inform.tatar/news/ana-kapitaly-akcasyn-avtomobil-satyp-alu-ocen-faidalanyrga-takdim-ittelar-5865642

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев