Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер ханым ана капиталын кулланып, балаларын өлешсез калдырган

Шушы көннәрдә Лениногорск суды утырышында, шәһәр прокурорының балигъ булмаган бала хокукын яклап биргән дәгъвасы каралды.

Прокуратура тарафыннан “Торак” максатчан федераль программасын тормышка ашыру нигезендә, ана капиталы сертификаты буенча бирелә торган акчаның законлы кулланышы тикшерелгән.

Лениногорскида яшәүче В. ханым икенче баласы тугач шушындый сертификатка ия булган һәм күп тә үтми бер  банк  белән Лениногорск районында торак йорт һәм җир кишәрлеген сатып алу өчен кредит килешүе төзегән. Торак йорт һәм җир участогы сатып алганнан соң, ул күчемсез милекне үз исеменә генә рәсмиләштереп куйган. Балигъ булмаган балаларын милектән өлешсез калдырып,аларның Россия Федерациясе бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга торак шартларын яхшырту хокукын бозган.

Суд утырышында җавап бирүче В. ханым дәгъва таләпләрен таныды.

 Шәһәр прокурорының балигъ булмаган балаларга сатып алынган милектән өлеш чыгару турында дәгъвасы тулысы белән канәгатьләндерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев