Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Андый кызлар сирәк шул хәзер....

Миңа – 28 яшь, бер тапкыр да өйләнмәдем. Тормышның рәхәтен күреп, күңел ачып яшим. Ә күптән түгел минем белән бер кызык хәл булды.

Мин үзем су белән бәйле бер оешмада эшлим. Төгәлрәк әйтсәк, шәһәр читендәге өйләрдә су чистарту системалары белән эш итәм. Күптән түгел бер текә бистәдә урнашкан йортка заявка алдым. Урман эчендә, бик матур урында урнашкан ул. 

Юлда барганда, кыска шорты кигән, кулына юл сумкасы тотып әкрен генә атлаучы кызга күзем төште. Ни өчен ул үзе генә, әле җитмәсә урман янында? Туктарга булдым. Ул миңа елмаеп карады да, машинама кереп утырды. Кая баруы да билгеле – анда башка бистәләр юк иде. Димәк, безгә “по пути”. Ни өчен җәяү баруын сорагач, бәйләнчек таксистка юлыгуын, шуңа төшеп калуын әйтте. Мондый чибәркәйгә мин дә бәйләнер идем...

Бераз баргач, матуркай арттагы утыргычтагы сумкасына үрелде. Кыска шортысы тагын да күтәрелде, йомшак җиренә кагылганымны сизми дә калдым. “Ошыймы?” – ди. “Әлбәттә!” – дим. “Алайса назла”, - диюе булды, урман эченә борылып кердем дә, исемен дә белмәгән сылукай белән туйганчы яратыштык. 

“Вакытында чишендердең, киемемне алыштырырга кирәк”, - дип өстенә озын итәкле күлмәк киеп куйды. Чибәркәй бистәгә кергәндә төшеп калды, ә мин теге йортка юл тоттым. Барысын да карагач, көйләгәч, олырак яшьтәге хуҗабикә чәйгә дәште. Чәй эчеп утырганда, шәһәрдә укучы кызын көтүен, аның бик тә тыйнак һәм тәртипле булуын сөйләде. “Андый кызлар сирәк шул хәзер”, - дидем.

Берзаман хуҗабикәнең кызы килеп керде. Аның тәртипле дигән кызы – берничә минут элек урманда минем белән рәхәт күргән кыз иде. Күз алларым караңгыланып китте, югалып калдым. Хуҗабикә белән саубуллаштым да, бу йорттан качу ягын карадым. Кызый йөгереп чыкты: “Син миңа ошадың! Мә, телефон номерымны, шалтыратырсың”, - дип номерын бирде. Менә уйлап йөрим әле, шалтыратырга микән әллә?..

Данис Ш.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев