Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Антибиотикка бәйлелек: бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

Антибиотик – иң катлаулы чирне дә җиңәргә ярдәм итүче көчле даруларның берсе.

Коронавирус котырган чорда ул аеруча популярлашты. Белгечләр чаң суга: соңгы арада хәтта аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, шундук антибиотикка үрелүчеләр саны арткан. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологы Альбина Звегинцева антибиотик һәм аны куллану нечкәлекләре турында сөйләде.

Антибиотик – бактерияләрне юкка чыгаручы яки аларның үрчүен туктатучы синтетик матдә. Иң беренче антибиотик 1928 елда уйлап табылган.

* Антибиотикларны теләсә ничек куллансаң, бактерияләр аның составындагы компонентларга ияләнә, аларга бирешми башлый. Шул рәвешле иң көчле бактерияләрне дә юк итәргә тиешле антибиотик аларга каршы тора алмый башлый, аның организмга бер файдасы да калмый.

* Антибиотик фәкать бактерияле чирләрдән генә коткара. Шуңа күрә вируслы авырулар вакытында аларның бер файдасы да юк. Исегездә калдырыгыз: антибиотиклар температураны төшерми, тамак авыртуны да басмый, борынга томау төшүдән дә коткармый. Аларны ОРВИ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында да эчәргә ярамый. Антибиотик коронавирусны да дәваламый. Болар барысы да – вируслы авырулар.

* Антиботикларны, гадәттә, биш көн дәвамында эчәргә кирәк. Чирнең катлаулыгына карап, табиб аны бер-ике атна дәвамында эчәргә дә кушарга мөмкин. Әмма күпләр өченче көнгә инде үзен яхшы хис итә башлый һәм антибиотиклар эчүне туктата. Бу – зур хата. Болай эшләгәндә бактерияләр аңа бирешмәскә әйләнәчәк. Шуңа күрә антибиотикларны ничә көн эчәргә кушылган булса, шулай эшләргә кирәк. Антибиотиклар эчә башлауга хәл яхшыра башлау – аларны файдасы тия башлаган, табиб дөрес дәвалау курсы билгеләгән дигән сүз.

* Үз белдеклегең белән антибиотикның дозасын да азайтырга ярамый. Бу шулай ук бактерияләрнең антибиотикларга бирешмәвенә китерәчәк. Аларның дозасын арттырган очракта организмга тискәре йогынтысы башланырга, кеше агуланырга мөмкин.

* Антибиотикларны табиб кушкан очракта гына эчәргә кирәк. Организмның антибиотикларга сизгерлеген тикшерү өчен, алдан бәвел анализы тапшырсаң да яхшы.

* Табиб антибиотикларны көнгә ике тапкыр эчәргә кушкан икән, бу аларны иртә-кич кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Бер антибиотик эчү белән икенчесе арасында 12 сәгать вакыт узарга тиеш. Көнгә өч тапкыр эчәргә кушылган икән, димәк, аны һәр 8 сәгать саен эчәргә кирәк.

* Антибиотикларны чиста су белән эчәргә киңәш ителә. Ашар алдыннанмы, ашаганнан соңмы икәнен инструкциясеннән укырга кирәк. Антибиотиклар эчә башлагач, өч көн эчендә хәлегез яхшырмый, организмда уңай үзгәрешләр күзәтелми икән, кабат табибка мөрәҗәгать итегез.

https://vatantat.ru/2022/10/93898/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X