АПК Үзәк комитеты филиалы дәүләт ашлык мониторингы кысаларында Татарстанда 2,2 млн тоннага якын бодайны тикшерәчәк
2026 елда Россиядә өченче тапкыр йомшак һәм каты бодай бөртекләренә дәүләт мониторингы узачак.
Төп оператор булып Россельхознадзор карамагындагы «АПК Үзәк комитеты» ФДБУ тора, ул яңа уңышның куллану үзенчәлекләрен бәяләячәк һәм ил буенча җыелма белешмәләр булдырачак.
Эшләр Россиянең көньягындагы, Идел буе һәм Себернең иң эре бөртекле субъектларын да кертеп, 26 төбәкне үз эченә алачак. Алар арасында-Татарстан Республикасы. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы планы нигезендә, агымдагы елда 43,7 млн.тонна ашлыкны тикшерү планлаштырыла – көтелгән уңышның 55% тан артыгы.
Татарстанда АПК Үзәк комитеты филиалы белгечләре 2,2 млн тонна ашлыкка анализ ясыйлар. Моның өчен республиканың барлык 43 муниципаль районында 5 меңнән артык проба алыначак һәм 96 меңгә якын лаборатор тикшеренү үткәреләчәк.
«АПК Үзәк комитеты» ФДБУ директоры Руслан Хәсәнов билгеләп үткәнчә, дәүләт мониторингы уңыш сыйфатына объектив бәя алырга мөмкинлек бирә һәм җитештерүчеләр өчен дә, дәүләт өчен дә мөһим.
«Ашлыкны дәүләт мониторингы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, шулай ук аграр базарны көйләүчеләр өчен дә мөһим, чөнки ул җыелган уңышның сыйфатына объектив бәя алырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев