Әсгать Сәфәров журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
Ул Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка котлау телеграммасы юллады.
«Бүген, илебездә беренче басма чыгарылуга 320 ел узганнан соң, журналист хезмәтенең кыйммәте һәм әһәмияте күп тапкырлар артты. Бу хәзерге җәмгыять һәм дәүләт тормышында массакүләм мәгълүмат чараларының әле дә зур роль уйнавын күрсәтә.
Иң яхшы һөнәри традицияләргә тугрылык һәм аудитория алдында булган югары җаваплылык алга таба да республикабызның барлык журналистлар корпусының көндәлек эшендә төп ориентир булып торсын», – диелә котлау текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев