Аш-су: хуҗабикәләргә – киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга дип аптырый. Пешерүчеләр 1 кило фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.
Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.
Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.
http://agryz-rt.ru/news/ash-su/ash-su-khuabiklrg-kishlr
Фото:https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев