Ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалары булган гаиләләргә һәм әти-әнисе инвалид булганнарга бирелә.
Шул исәптән инвалидлар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; балигъ булмаган балалары, шул исәптән инвалидлары булган I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга биреләчәк.
Карар нигезендә, шәһәр халкына түләү алу өчен документлар һәм гариза белән теркәлү урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев