Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әткәемә 83 яшьлек кызыңнан хат

Исәнме газиз әткәем!? Сиңа иң кече кызың Зәмзәмия хат яза.

 

Син сугышка киткәндә тугыз айлык бала булып кына калганмын. Миңа хәзер 83 яшь. 

84 яшьлек апам исән. Газиз әнкәбез сине сугышка озатканда Мөэмин-Каратай авылында эреле-ваклы биш бала белән йорт-җирсез кала. Чөнки яңа йорт салырга дип бураган бураңны да урлап китәләр. Әниебез беребезне дә кешегә бирми. Балалар йортыннан сорап килгәч тә, ни күрсәк тә бергә күрербез, дип борып җибәрә. Әниебез көнне-төнгә ялгап эшләп, күп кыенлыклар белән безне үстерде. Ачлык-ялангачлыкка да күп түзелде. Өйдәге савыт-сабаларны, синнән калган кием-салымны ипигә, бәрәңгегә алыштыра иде.

Шул сугыш чорында өйдән-өйгә күченеп унбер урын алыштырганбыз икән. Мине, буең бәләкәй дип, тугыз яшемдә генә укырга биргәннәр. Яланаяк укырга баруым әле дә истә.

Соңгы хатыңны язганда: “Сталинград шәһәре өчен хәлиткеч сугышка керәбез, исән булсам хат язармын, хат булмаса исән дип көтмәгез”, дип имзалагансың... Бүтән хатың килмәде. Ә без сине гомер буе көттек.

Безнең күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Әниебез 1967 нче елны салкын тидереп, бик нык авырды. Яз көне, эшкә барган чагында лесхозның күле буенда боз ватылып ике баланың суга төшеп киткәнен күрә. Аларга чыгарга ярдәм итә-итә үзе дә суга төшеп китә. Көчкә бозлы суны ерып чыга... Бөтен тәне шешенеп, алты ай авырды.

Менә шунда без ачка интектек тә инде. Беркөнне әнием торып утырды да тәрәзәгә карап әйтә: “Шушы вакытта әтиегез кайтып күрсә, эх , балаларны саклап үстергәнсең, үзеңне сакламагансың дияр иде “, – дип ачынып елап җибәрде.

Шунда мин аның сине гомере буе көткәнен аңладым. Без әллә-ни зур кешеләр булалмадык, ләкин кешенекенә тимәдек, үзебезнекен бирмәдек. Булганын чиста-пөхтә итеп кидек.

Хәзер инде мин күптән ялгыз. Улым-кызым тәрбиясендә булганына шөкер итеп яшим. 48 яшьлек Радик улымны Украина якларына хәрби хезмәткә алган булганнар. Балам миңа да белдерми илебезне сакларга киткән булган. Иң аянычы, дошман минасына эләгеп харап булган.

Миңа аны кайтаргач кына әйттеләр. Бик авыр булды. Хатыны, баласы калды. Балам дип, йөрәгем бик әрни.

Әткәем, хатымны тәмамлыйм. Сине, улымны, туганнарымны сагынып Зәмзәмия кызың.


Зәмзәмия  Мортазина, Тимәш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев