Атна ахырына һава торышы: тагын буран көтелә
ҖӘМГЫЯТЬ

Атна ахырына һава торышы: тагын буран көтелә

Атна ахырына республикада 25-35 миллиметр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 60-70 процентын тәшкил итә.

18 гыйнварда төнлә урыны белән кар һәм буран көтелә. Иртәгә, 19 гыйнварда, республикада һава торышы шактый начарланачак – иртән һәм көндез синоптиклар буран һәм җил тизлеге 15-20 метргача кадәр көчәюен фаразлый, аерым районнарда 24 метрга чаклы. Ялларда да һава торышы начар булыр дип көтелә.

Лениногорскида да 18-21 гыйнвар көннәрендә кар явачак, буран була. Юлга чыгуларны кичектереп торыгыз. Температура көндез -4...-5 градус, төнлә -5...-10 градус булачак. 

"Ш.К."

Фото: скриншот

Фото: Лениногорск-информ
 


Нет комментариев