Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл җирлекләрендә өмәләр, җыештыру эшләре бара

Җыештырабыз, чистартабыз. 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды һәм өмәләргә старт бирелде.

 

Елдагыча, муниципаль районда авыл халкы беренче булып өмәләрне башлады. Кайберләре узган атна ахырында кар ыргытырга чыкты, чүпләрне җыйды. Муниципаль районда сишәмбе санитар көн итеп билгеләнде, шунлыктан бу атнаның шимбәсендә актив рәвештә тырышып эшләделәр. Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Эльнара Мирзоева әйтүенчә, кар быел күп яуды, табигать кенә эретеп бетерә алмас. “Кояш нурларында кар тизрәк эресен дип, клуб территориясендәге карны ыргыттык, әлбәттә, кар астыннан “беренче умырзаялар” – чүпләр дә калкып чыкты. Чисталыкны саклауга һәркем өлеш кертсен иде, табигатьне пычратмыйк”, - ди ул.

Сугышлы авыл җирлегендә үзәк урамда, елга буйларында җыештырулар узды.

Мэриядә экологик өмәләргә кагылышлы киңәшмә үтте. Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков май бәйрәмнәренә шәһәр һәм район территориясен тәртипкә китерергә чакырды. Ишегалларында, парк-скверларда чистарту буенча эш күләме зур. Җыештыруда барыбыз да катнашып, өлешебезне кертсәк, чистарачак.  Гомумшәһәр һәм район өмәләре 16 һәм 23 апрельгә планлаштырылган. Гадәттәгечә, апрель ахырында шәһәр урамнарын юачаклар. Быел бу эш 25-27 апрель көннәрендә башкарылыр дип көтелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев