Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азиядә куркыныч вирус тарала башлаган. Россиядә дә теркәлгән

Россиядә бик хәтәр вирус йоктыруның тәүге очраклары теркәлгән. Яңа вирус “Гонконг гриппы” дип атала.

Чир белән йогышлануның бер очрагы Орел өлкәсендә ачыкланган. Төмән өлкәсендә бер олы кеше һәм ике бала чирләгән. Шунысы мәгълүм: вирус йоктыручылар прививка ясатмаган булган.

Гонконг гриппы 1968 елда пәйда булган. Пандемия Көньяк-Көнчыгыш Азиядә башланып, бөтен дөнья күләмендә 1-4 миллион чамасы кешене гүргә керткән. А тибындагы вирус бигрәк тә 65 яшьтән узганнарны аямаган.

Чир билгеләре ОРВИ һәм хәтта коронавирусныкына охшаш: температура күтәрелә, коры ютәл барлыкка килә, томау төшә һәм баш авырта. Авыру билгеләре вирус йоктыруның 1-2нче көненнән пәйда була.

"Ватаным Татарстан"

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев