Бакча җиләге сортлары: «Альба» - иртә өлгерүчән, «Азия» - уртача
Бакча җиләге темасын дәвам итик.
Сездә нинди сортлар үсә, кайсылары ошый?
Бездә: "Альба", "Азия", "Хоней", "Слоненок" сортлары. "Альба" - иртә өлгерә, "Азия" дә аннан бик калышмый, уртача иртә өлгерә торган сорт санала, ул эрерәк.
"Хоней" сорты күптәннән үсә, аның сабаклары нык, өскә таба күтәрелеп басып тора, җиләге җиргә тими. Җиләкләре нык, тиз йомшармый, әмма бик үк баллы димәс идем. Бу сорт югалып килә, яңартырга кирәк.
"Слоненок" - эре инде, чын фил, аны башка сортлар белән бутамыйсың, шакмак формасында. Әмма җиләге сусыл аның, еракка алып барып җиткерә алмыйсың.
Азрак "Купчиха" бар, ул ваграк, аның каравы бик баллы. Күбрәк савытка түгел, авызга җыела. "Купчиха" өлгерә башласа, барыбызның да аяклар шунда таба китә.
«Земклуника» дым ярата, коры җәйне су сибеп тормасагыз, җиләге коры, вак булачак. Земклуниканың хәзер башка сортлары да бар. "Купчиха улучшенная" да чыккан. "Диана"ны мактыйлар. "Близнецы", "Мармелада" сортлары быел беренче тапкыр җиләк бирергә җыена, поздний сортлар дип карап торам.
Ремонтантныйдан: "Елизавета 2" не үстерәбез. Үсентедән сатып алганы да, орлыктан үстергәне дә бар. Быел орлыктан ремонтант "Регина" сортын үстердем. Анысы кызым Регина булганга алынды.
Мыек җибәрми торган каен җиләге ул, үсеп карасын. Каен җиләгенең "Александрия" сортын үстереп караган идек, вак булса да, бик тәмле, чын урман каен җиләге иде. "Регина"ның да отзывлары начар түгел.
Дусларым, сез нинди сортлар тәкъдим итәсез?
фото: Татар-информ
Чыганак: Бакча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев