Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала туганда бирелә торган пособиене 30 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим ителде

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар парламентның түбән палатасына бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керттеләр, дип яза «Татар-информ» сайты.

Бер тапкыр бирелә торган пособие ата-ананың берсенә бала туганда бер тапкыр түләнә. Әгәр ике һәм аннан да күбрәк бала туган икән, аларның һәрберсенә түләү каралган. Бу сумма беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларга да бирелгән.

«Закон проекты белән «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законның 12 маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Аның нигезендә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 30 000 сумга кадәр арта», - дип язылган закон проектына аңлатма язуында.

«Закон проекты 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», - диелә документларда.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев