Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Балачак җыры» җыр бәйгесендә катнашучы Людмила Аланлы: «Тавыш бирү кызганнан-кыза бара»

Федотовка авылында туып-үскән якташыбыз, җырчы, композитор, шагыйрә Людмила Аланлы иҗат дәрьясын кичүен дәвам итә.

Күптән түгел генә ул Мамадыш районы Җөри авылында узган «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Ул тамашачыларга дәртле җырлар бүләк итте. Араларында Зинаида Захарова сүзләренә язылган «Керәшен карендәшләрем» җыры да булган.

«Питрау бәйрәмен яратам, анда гел рәхәт, җылы атмосфера. Яхшы кәеф белән, илһамланып, үземә алга таба иҗат итәргә дәрт алып кайтам, чөнки анда минем иҗатымны яратучылар бик күп була», - дип уртаклашты шагыйрә.

Инде менә якташыбыз Людмила Аланлы «ШАЯН ТВ» каналы игълан иткән «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесендә катнаша. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 җырны сайлап алды. Шушы 20 җыр арасына Людмила Аланлы – көй, ә Лениза Вәлиева сүзләрен язган “Җиңү язы” җыры да керде.

Җыр ничек туган һәм Людмилабыз бу конкурста ни өчен катнашырга булган? Лениза Вәлиева – шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, тел белеме фәне юнәлешендә гыйльми тикшеренүләр алып баручы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. Казан шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара. Ул безнең Людмила белән элемтәгә кереп, “Шаян ТВ” каналындагы конкурста катнашыйк дип мөрәҗәгать иткән.

“Ленизадан конкурста катнашырга дигән тәкъдим булгач, мин бераз икеләнеп калдым. Чөнки 2021-2022 елларда катнашканым булды, тик уңышлы булмады.  Лениза исә җырны улымнан җырлатабыз, әйдә, катнашып карыйк әле, дигәч, риза булдым”, - дип сөйли.
 

Лениза Вәлиева актуаль темага (Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы да бара) шигырь яза, Людмила Аланлы көй иҗат итә. Тик Ленизаның улына җырларга насыйп булмый, чөнки май ахыры-июнь башы булганлыктан, имтиханнар чоры була. Шуннан Людмила таныш гармунчы – Илнур Булатовка һәм аранжировка ясаучы Михаил Бердниковка мөрәҗәгать итеп, “Җиңү язы” җырын үзе җырлый. 

Икенче тур 2025 елның 24 июленнән 31 июленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. 

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналына  кереп, 12 нче сан астындагы җырны сайлап, Людмила Аланлының «Җиңү язы» исемле җыры өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз. 

«Тавыш бирү барган көннәрдә танышларым, дусларым, туганнарымның чын күңелдән тырышып-тырышып тавыш бирүләре миңа канат куйды, мине илһамландырды. Хәтта таныш булмаганнар да “сайтка керә алмаган идем иртә белән, менә кич кердем, тавыш бирдем» дип яздылар. 31 июльгә кадәр барачак. Аннары нәтиҗәләр билгеле була. Иң мөһиме –конкурс өчен гадел тавыш бирү булсын иде», – ди Людмила Аланлы. 

 

фото: Л. Аланлының ВК шәхси битеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев