Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасы өчен түләү кыйммәтләнә

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү кыйммәтләнә.

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү кыйммәтләнә. Хезмәт күрсәтү бәясе уртача 149 сумга яки 4 процентка артачак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бәясе учреждение төренә, аның эш режимына һәм бала яшенә бәйле булачак. Мәсәлән, бала көненә 10,5 сәгать һәм аның яше өч яшьтән җиде яшькә кадәр булган гомумүстерү төркемнәрендә ата-аналар түләве 3,8 мең сум тәшкил итә. Киләсе ел башыннан ул 144 сумга артачак.

Инвалид балаларны, ятимнәрне һәм туберкулез интоксикациясе булган балаларны ата-аналар түләвеннән азат итәчәкләр. Күп балалы гаиләләр өчен бәяне 50%ка киметәләр. Ата-аналар беренче балага 20% күләмендә компенсация алачак, икенче балага 50%, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70%.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев