Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар фтизиатры: Мантуга су тидерергә ярый

Әмма бассейнга бармасаң яхшырак

Манту пробасын, киң таралган фикергә карамастан, юешләргә ярый, иң мөһиме – кашымаска. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сөйләде.

«Балага Манту пробасы ясасалар, аны кашыйсың һәм юешлисең дигән сүз түгел. Су тамчылары пробага эләксә, бернинди дә йогынтысы булмаячак дигән сүз», – дип сөйләде фтизиатр.

Әмма бассейнга бармасаң яхшырак, дип белдерде Рәмзия Фатыйхова, проба судагы хлорга көтелмәгәнчә җавап бирергә мөмкин. Белгеч душ, ванна һәм мунча керергә киңәш итми – укол урынын мунчала белән ышкырга ярамый, ул күрсәткечне бозачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев