Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар һәм әти-әниләр Светофориуска имтихан бирде

Лениногорск шәһәренең 7 нче балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән «Куркынычсыз шәһәргә сәяхәт» дигән чара уздырылды.

Чара барышында балалар һәм ата-аналар яктылык кайтаргыч Светоотражалка белән бергә профессор Светофориусның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча биремнәрен үтәде. 

Лениногорск районы буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова балалар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Мондый профилактик чаралар үткәрү балаларны тәрбияләүдә мөһим чара булып торуын сөйләде. Әлеге чаралар балага кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. 

Ахырда балаларга бүләкләр тапшырылды. 

Фото: ЮХИДИ идарәсе

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев