Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча онлайн-олимпиадада катнашты (+фотолар)

Лениногорскиның 6 нчы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча муниципаль интерактив онлайн-олимпиада узды.

Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Лениногорск районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова үткәрде. 

Анда шәһәр һәм район балалар бакчаларының әзерлек төркеменә йөрүче 25 бала катнашты. Алар олимпиаданы онлайн эшләде. Сораулар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Балалар кайсы билге нәрсәне аңлата, шуны ачыклап галочка куярга, ребусларны чишәргә тиеш иде. 

Һәрберсе 15 минут вакыт эчендә бирелгән олимпиада биремнәрен эшләде. Иң беренче онлайн-олимпиаданы эшләргә кергән 5 бала арасында Василий Чатуров 10 минут эчендә бөтен биремнәрне дә үтәде. Ничек шулай тиз  үти алдың дип сорагач, ул: «Сораулар юл кагыйдәләренә багышланган булгач, бик кыен булмады. Мин юл билгеләрен беләм. Ләкин менә ребуслар гына кыенракка туры килде. Башта аңламадым, уйлап утырдым, тәрбиячем миңа аңлаткач, тиз арада эшләп тә бетердем», - ди Василий. 

Василий Чатуров.

Бүгенге көндә балалар белән мондый төр чаралар үткәрү бик мөһим, чөнки юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, бәла-каза килеп чыгарга мөмкин.

Зөлфия Рахманова әйтүенчә, 2023 елда Татарстан буенча юл-транспорт һәлакәтләрендә 17 бала һәлак булган. "Лениногорск районы буенча караганда, 2023 елда балалар белән бәйле 4 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала үлгән. Калган 4 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган", - дип сөйләде ул. «Ел дәвамында балалар, мәктәп укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар уздырабыз. Кайдадыр конкурс, кайдадыр олимпиада уза. Мондый төр чаралар аларның белемнәрен ныгытырга, истә тотарга, онытмаска ярдәм итә»,-  ди ул. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев