Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга Кыш бабай бүләкләр өләште (+фотолар)

Лениногорскиның Володарского урамында урнашкан Мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Аны 12 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде. Бәйрәмгә 85кә якын бала килгән иде.

Бәйрәм башта урамда бизәлгән чыршы янында башланды. «Безнең депутатыбыз ярдәмендә балалар мәйданчыгына чыршы кайтартылды, яшьләр белән аны урнаштырып, бизәп куйдык», — ди 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова. 

Бәйрәм аннары клуб эчендә дәвам итә. Бәйрәмгә 80 бала җыелган. Әкият геройлары белән төрле уеннар уйнап, шулай ук балалар да шигырьләр сөйләп күңелле итеп үткәргәннәр. Соңыннан татлы бүләкләр алу да — күңелле, шатлыклы мизгелләр. 

​​​​​​​

12нче ТОС советы әкият геройлары һәм Кыш бабай-Кар кызы белән берлектә микрорайонда яшәүче ике күпбалалы гаиләләрне өйләренә барып котлады, балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев