Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга өлкәннәрдән башка газны кабызырга ярамавын аңлатырга тырышыгыз

Соңгы вакытта Татарстанда газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы җинаятьчеләр телефон аша балаларны авариягә китерергә мөмкин булган төрле гамәлләр кылырга мәҗбүр итү очраклары ешайды.

Әлеге сөйләшүнең бер язмасын «Татар-информ»га эләгә. Анда таныш булмаган хатын-кыз үзен газ хезмәткәре дип таныштырып, бала белән аралаша. Хатын берничә тапкыр баланың өйдә үзе генә икәнлегенә ышанды, шуннан соң аңа аш бүлмәсенә барырга кушты.  

Бала әнисенә шалтыратырга булды, әмма үзен газ хезмәткәре дип таныштыручы аны тыйды. Аннары ул балага газ плитәсенең дүрт конфоркасын да ачарга кушты, ул шул рәвешле газны тикшерүләрен әйтте.

Бала шалтыратучыга газ исен сизүе турында әйткәч тә, ул аңа бүлмәсенә кереп ял итәргә кушты, конфоркалар 2 сәгать чамасы ачык торырга тиешлеген әйтте.   Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мондый шалтыратуларны янәсе «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара дигән мәгълүмат таратыла.

Чынлыкта исә бу ялган мәгълүмат, мондый гамәлләр газ хезмәтенең чын хезмәткәрләре тарафыннан башкарылмый. Болай эшләргә ярамый, ул  җитди фаҗигага китерергә мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

Бик игътибарлы булыгыз һәм алар сезгә яки сезнең балагызга шалтыратсалар, мондый җинаятьчеләр турында полициягә хәбәр итәргә тырышыгыз.

Шулай ук балаларга телефон аша таныш булмаган кешеләргә ышанырга, бигрәк тә өлкәннәрдән башка газны кабызырга ярамавын аңлатырга тырышыгыз.

https://matbugat.ru/news/?id=39505

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев