Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларны берләштергән туган тел бәйрәме (фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараеның фойесында Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Анда шәһәребезнең 4 нче балалар бакчасы, 11 нче гимназиянең “Энҗе бөртекләре” фольклор коллективы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм башкалар катнашты.

Чараны алып баручы “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, 4нче балалар бакчасы хезмәткәре Регина Гиззатуллина килгән һәркемне Халыкара Туган тел белән котлады. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуын әйтте.

Бәйрәм барышында татар һәм рус телендә җырлар җырланды һәм шигырьләр сөйләнде.

4 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме “Туган тел” җырын башкарса, София Учаева “Бакчачы бабай”, Адилә Григорьева “Карак песи”, Риана Бәдретдинова “Көз җитте” шигырьләрен сөйләде.

Татар телендә генә түгел, ә рус телендә дә шигырьләр сөйләнде чарада. Рамазан Исламов “Мой пес”, Виктория Савельчева “Храбрый заяц”, Мираслава Зотова “Часы” шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Чара җыр-бию белән генә чикләнмичә, уен, табышмаклар, такмаклар әйтү белән дә үрелеп барды. Мәсәлән, татар халык уены “Түбәтәйле” һәм “Куш кулым”ны бик яратып уйнады балалар.

11 нче гимназиянең “Энҗе бөртекләре” фольклор коллективы “Уен-фест” күрсәтте. Алар күрсәткән уен-фест җыр-бию, уен рәвешендә барды.

Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы җыр-бию, уеннар белән күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

 Бәйрәм “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев