Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы мәктәпкә җыяр өчен ата-аналарга 20 мең сум бирелерме?

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Милли ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец, дәүләт (муниципаль) белем бирү оешмаларында белем алучы балаларның әти-әниләре өчен ел саен 20 мең сум күләмендә мәктәп сертификаты бирү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая исеменә тиешле мөрәҗәгать юлланган.

Волынец белдергәнчә, Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда баланы мәктәпкә җыю, малай өчен — 22,3 мең сум һәм кыз өчен — 26,8 мең сум тәшкил иткән. 

Моннан тыш, 2021 елда мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләрдә һәр балага (алтыдан унсигез яшькә кадәргеләр) бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә түләү турында указга кул куелган иде.

Бу чара гаилә өчен мөһим чорда әти-әниләр өчен генә түгел, ә баланың үзе өчен дә мөһим ярдәм булды, дигән фикердә Ирина Волынец.

«Сездән, хөрмәтле Татьяна Викторовна, әти-әниләргә ел саен һәр укучыга мәктәпкә әзерлек сертификаты (кием, язу кирәк-яраклары, өстәмә уку материаллары, мәктәп сумкасы) биреләчәк закон проектын эшләү мәсьәләсен карауларын сорыйм», — диелә мөрәҗәгать Волынецның текстында.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев