Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр

Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный. Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8...

Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный.
Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8 елга хөкем ителгән үтерүче хатын-кызлар да калырга мөмкин.
Тәрбиячелек мәсьәләләре буенча советның шул хактагы хаты Юстиция министрлыгына юлланган инде. Аннан 1 ноябрьгә кадәр җавап бирелергә тиеш.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте статистикасы буенча хатын-кыз колонияләрендә 13 балалар йорты бар, аларда ел башына 668 бала булган.
http://intertat.ru/

убийство

Нет комментариев