Доллар, еврога бәйләнешле рубльнең кыйммәте төшкәнгә, банклар бирә торган кредитларның проценты да шактый югары үрмәләгән.
Банклар тәкъдим итүче кредитлар турында белер өчен, өч эре банкның интернеттагы рәсми сайтына күз салдым. Кредитларның төре күп булып, шартлары да төрле булганга, халык арасында иң популяры - кулланучы кредитына тукталдым.
"Сбербанк"та кредит ставкасы 19,5тән...
Доллар, еврога бәйләнешле рубльнең кыйммәте төшкәнгә, банклар бирә торган кредитларның проценты да шактый югары үрмәләгән.
Банклар тәкъдим итүче кредитлар турында белер өчен, өч эре банкның интернеттагы рәсми сайтына күз салдым. Кредитларның төре күп булып, шартлары да төрле булганга, халык арасында иң популяры - кулланучы кредитына тукталдым.
"Сбербанк"та кредит ставкасы 19,5тән 34,5 процентка кадәр. "Сбербанк" картасына хезмәт хакың яки пенсияң күчерелеп, кредитны 3-24 айга алсаң, процент ставкасы 19,5тән 23,5кә кадәр, 5 елга - 24,5. Гомуми категориягә карасаң, 26,5тән (3 айга) 34,5 (5 елга) процентка кадәр.
"Татфондбанк" кулланучы кредитын 7 елга кадәр бирә. Процент ставкасы 22,99дан 32,99га кадәр, һәр клиент өчен шәхси санала дигән.
"Ак Барс банк"ының сайтында 29,5 проценттан башлап дип язылган. Шунда ук тәкъдим ителүче кредит калькуляторыннан 500 мең сумны 5 елга алсаң, ничә процент була икән дип карадым: 34,5 белән санады.
Ипотека процентлары шактый күтәрелгән, "Ак Барс"та - 17дән, "Сбербанк"та 14,5тән башлап, диелгән.
Бездә генә түгел, Америкада да 1 гыйнвардан ипотека проценты арткан: биш булган. Моңа кадәр 2,75-4 процент булган дигән мәгълүмат бар интернетта. Венера дигән танышымның бертуган апасы Америкада яши. "Апа процент артканчы, Яңа елга кадәр, дүрт процент белән ипотекага йорт сатып алырга өлгерде", - дип сөйләде. Чөнки ипотеканың биш процентка күтәрелүе америкалылар өчен зур сан, алар моңа канәгатьсезлек белдерә икән. Безнең илдә андый процентлар булсамы... күз алдына да китерүе кыен.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев