БАШКОРТСТАНДА КЫЗЛАР ПОЕЗД ӨСТЕНДӘ СИКЕРЕП УЙНАГАН
ҖӘМГЫЯТЬ

БАШКОРТСТАНДА КЫЗЛАР ПОЕЗД ӨСТЕНДӘ СИКЕРЕП УЙНАГАН

Бәхеткә, балаларның берсе дә зыян күрмәгән, чөнки станция электрлаштырылмаган.

Стәрлетамакта кызлар куркыныч күңел ачу оештырганнар. 9-11 яшьлек өч дус кыз 29 майда тимер юл станциясе өстендәге күпергә киләләр.

Кызларның берсе иптәшләренә поездга сикерергә тәкъдим итә. Калганнары идеяне күтәреп ала. Алга таба алар култыкса аша чыгалар да йөк цистернасына сикерәләр. Бу вакытта кызлар янында өлкәннәр булмый. Кызларның әти-әниләренә карата административ протокол төзелгән.

Фото:bash.news
 http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bashkortstanda-kyzlar-poezd-osten-sikrep-uynyy

 


Нет комментариев