Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында нишләгән?

Барыбыз да белгәнчә, февраль ае истәлекле, чөнки 15 февраль дөньяга ил батыры, сөекле шагыйребез Муса Җәлилне биргән ай.


Шул уңайдан Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре, шәһәребезнең 3нче  “Кояшкай” балалар бакчасында татарның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Батыр даны мәңгелек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татар һәм рус телләрендәге «Карак песи»,  «Сәгать» шигырьләрен аеруча җылы кабул иттеләр. «Батыр куян» шигыренә нигезләнеп «Куян, куян, кайда син?» дип исемләнгән уен уйнадылар».

Балалар үзләре «Бәхет»,«Күке», «Беренче яңгыр» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әлеге кичә балаларда зур кызыксыну уятты. Әйе, чыннан да, Муса Җәлил халкыбызның хәтерендә онытылмас җыр булып яши бирә.

Ләйсән Рахманова, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә  хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев