Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырлык, фидакарьлек күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул

Лениногорскида 9 майда тантаналы рәвештә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иттеләр, бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узды.

9 май, Җиңү бәйрәмен лениногорскилылар көтеп ала.  Чөнки районыбызда, илебездәге кебек 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юктыр. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаган батыр ата-бабаларыбызны искә алу көне, аларны данлау, рәхмәт белдерү көне. 

Лениногорск районы илебез өчен гомерен дә фида кылырга батырлары белән белән дан тотты. 12 Советлар Союзы Героебыз бар, өч кешебез Дан орденының тулы кавалеры булды, без алар белән хаклы горурланабыз. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә туган илебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләр белән дә гррурлану хисләре кичерәбез. 

Лениногорск Бөек Җиңүнең 81 еллыгын ике сугыш ветераны белән каршы алды: Керкәле авылында яшәүче Исмәгыйль Сафуанов һәм Лениногорскида гомер итүче Дмитрий Рукавишников. Бәйрәм алдыннан аларны район башлыгы Марат Гирфанов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды, Җиңү китергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

"Исмәгыйль Сафуанович һәм Дмитрий Николаевич Җиңүне яулаган буынга карый. Алар безнең өчен Ватанга  карусыз хезмәт итү үрнәге. Без хөрмәтле геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларга нык сәламәтлек телибез!"- диде Марат Гирфанов. 2025 елда, Җиңүнең 80 еллыгы елында аларның икесенә дә «Лениногорск районының һәм шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Иртәнге 9да Җиңү монументы янына бик күп лениногорскилылар килде. Өлкән буын – сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренә Җиңү парадын утырып карау өчен урыннар ясалган иде.  Әнә Лениногорскида яшәүче, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, колхоз рәисе вазифаларын алып барган Зөфәр Хөснуллин митингка әтисе Хәлфетдиннең портреты белән чыккан иде. 

-    Әти сугышка киткәндә миңа 2,5 яшь булган. Әтинең ат белән киткәнен бераз, бик аз гына хәтерләгән кебек булам. Ул 1941 елның августында китте. Без әнигә өч бала калдык. Әти башта Мәскәү янында хезмәт иткән. Җиңүне Германиядә каршы алган. Аллага шөкер, әтиебез сугыштан исән-сау кайтты. Ул өйгә кайткач, без – кечкенә балалар, аны танымыйча торабыз, аны кочаклыйсы урынга мич артына качтык. Әниебез Мохлисә: “Балалар, бу бит сезнең әтиегез”, диде.
Әтисенең якты истәлеген саклый Зөфәр абый.

Митинг башланып, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар. Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Лениногорск районы фронтка үзенең 12 мең улын һәм кызын озаткан,  аларның яртысы туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу сугыш аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Күпмилләтле илебез халыклары арасында райондашларыбыз батырлыклары белән аеруча дан казандылар.

Аннары исә Җиңү парады башланды. Парад колонналары хәрәкәтен яшь барабанчылар ачып җибәрде, алар артыннан хокук саклау, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция ветераннары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, мәктәп укучылары төз-төз адымнар белән үттеләр.

Ул көнне 1 мең 500дән артык лениногорскилы «Үлемсез полк» бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Йөреш «Мәңгелек ут» монументыннан старт алды һәм шәһәрнең үзәк мәйданына таба китте. 

Шәһәрнең Үзәк мәйданында зур экран аша Мәскәүдәге парадны һәм РФ Президенты В.Путин чыгышын турыдан-туры трансляцияләү  булды. 

Биредә Лениногорск халкын 9 май белән район башлыгы Марат Гирфанов котлады. Татарстан Рәисе исеменнән җыелучыларга Татарстан Цифрлы үсеш министры Илья Начвин мөрәҗәгать итте. Алар билгеләп үткәнчә, бабаларыбыз, һәм әтиләребез зур югалтулар бәрабәренә җиңү яулаган. Һәм без һәрвакыт аларның истәлеген йөрәкләрдә саклаячакбыз һәм исәннәр  турында кайгыртачакбыз. 

Үзәк мәйданда "Бөек Җиңү: халык фидакарьлеге даны" дигән зур театральләштерелгән  тамаша булды, ветераннар хоры, милли коллективлар һәм балалар ансамбльләре катнашында концерт программалары кәефне күтәрде.
“Бәйрәм бик матур бара. Мин ике оныгым, кызым белән бәйрәмгә чыктым. Җиңү китергән ветераннарга зур рәхмәт. Безнең бабаебыз, кызганыч, сугыштан кайта алмаган. Оныкларга да аның турында сөйлим”, - ди Наилә Кәримова.  

Көн дәвамында чаралар туктап тормады: үзәк мәйданнан тыш, "Балерина” фонтаны янындагы мәйданчыкта республика рәссамнарының “Цветущий май” картиналары күргәзмәсе оештырылган иде. 

 9 майга винтаж открыткалар, брошьлар, брелоклар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. 

Туган якны өйрәнү музее янында якташларыбызның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын күрергә мөмкин иде. Моннан тыш, музейда ул көнне «ачык ишекләр көне» оештырылды һәм теләгән һәркем музей экспозицияләре белән танышты, музейның Хәтер залына керә алды.

Кич белән үзәк мәйданда яшьләр коллективлары, Казаннан “Премьер” төркеме чыгышы булды. Кичке 9да күктә төрле төстәге салют утлары балкыды. 

 

Г.Нигъмәтзянова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев