Белгеч Россиядә грипп белән авыручыларның кайчан артачагын әйтте
ОРВИдан да сакланырга
Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны Россиядә декабрьдә арта башларга мөмкин.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Онищенко гриппның түбәндәгечә артуын ачыклады: башта ике-өч атна дәвамында авыручылар саны күбәя, аннары дүрт атна чамасы югары саннар тора, ә соңыннан кимү башлана.
Әгәр төбәктә эпидемик күтәрелеш башланса, ул 7-9 атна дәвам итә, дип аңлатты белгеч.
«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту, быел, мөгаен, декабрьдә башланачак, аннары — мәктәп каникулларыннан соң, чөнки әлегә без быел штамм составы буенча уртача эпидемия көтәбез», — дип сөйләгән Онищенко.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/183192/
© Ватаным Татарстан
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев