Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады

Киләсе атнада һава торышы бераз бозылып алганнан соң, Татарстан башкаласында әбиләр чуагы башланырга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүма агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы көз көне антициклон, кояшлы һава торышы һәм уртача тәүлеклек температурасы 15 градустан җылы булганда килә. Ул һава торышы бозылудан соң, уртача тәүлеклек температурасы янә күтәрелгәндә, була. Киләсе атна уртасында Казанда әбиләр чуагының барлыкка килү билгеләре бар», — диде ул.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/18-09-2020/belgechl-r-kazanda-bil-r-chuagy-bashlanu-vakytyn-farazlady-5772567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев