Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр: Татарстанда коронавирус мутациясе юк

Бөек Британиядә ковидның яңа штаммын ачыкладылар, дигән хәбәр чыкты.

Татарстанда коронавирусның мутациясе һәм яңа штаммнары юк. Бу турыда Роспотребнадзорның  Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без ай саен авырулар турындагы материалны өйрәнергә җибәрәбез һәм ниндидер үзгәреш, мутация, штамм ачыкланмаган. Бездә бернинди, шул исәптә чит илләр белән авиаэлемтәне ябу куркынычы да юк», — диде спикер.

Искәртеп үтик, Бөек Британиядә коронавирусның яңа штаммын ачыклаганнар, Европаның күп кенә илләре Берләшкән Корольлек белән авиаэлемтәне япты. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Россия белән Бөек Британия арасындагы рейслар 22 декабрь төненнән бер атнага туктатыла.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстаннан Бөек Британиягә туры авиаэлемтә юк, республикадан самолетлар Төркиягә һәм Занзибарга гына оча.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев