Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр кисәтә: 2026 елда серкә сезоны гадәттәгедән авыррак узачак

Быел яз табигатьтәге үзгәрешләр аллергиядән интегүчеләр өчен сынау булырга мөмкин.

Медицина фәннәре кандидаты Сергей Солодников аңлатуынча, марттагы җылы һава торышы үсемлекләрне иртәрәк «уятырга» мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, төрле агачларның чәчәк ату вакыты бер-берсенә туры килә башлаган.

Гадәттә серкә сезоны этаплап бара: бер үсемлек чәчәк ата, аннары икенчесе. Бу организмга «ял итеп алу» мөмкинлеге бирә.

Быел исә берничә төр агач бер үк вакытта тузан чыгара, һавада аллерген концентрациясе арта, организмга йөкләнеш берничә тапкыр күбрәк була. Нәтиҗәдә, аллергия билгеләре көчлерәк сизелергә мөмкин

Белгечләр фаразынча, мартта – зирек, тал, апрель-майда –  каен, имән, тирәк, өрәңге чәчәк атачак.  Бу чорда һавада серкә күләме аеруча югары була.

Берьюлы берничә аллерген тәэсире симптомнарны көчәйтә, озакка суза, катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин. Аеруча бронхиаль астма куркынычы арта. Өстәвенә, һаваның пычрануы серкәне тагын да «агрессиврак» итә.

Белгечләр чәчәк атучы агачлар күп булган урыннардан читтә торырга, табиб билгеләгән даруларны алдан ук (2 атна кала) кабул итә башларга, коры, җилле көннәрдә урамга чыкмаска киңәш итә. 

Өйдә тәрәзәләрне ябык тотарга, дымлылыкны 40–50% дәрәҗәсендә сакларга һәм һаваны чистарту җайланмалары кулланырга кирәк. 

Быел яз аллергиясе — гадәти түгел. Табигатьтәге үзгәрешләр организмга да тәэсир итә. Шуңа күрә симптомнарны көтеп тормыйча, алдан әзерләнү мөһим.

Шәһри Казан

 https://tuganaylar.ru

фото: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев