Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бензин кытлыгы булмасмы?

2020 елның яңа чынбарлыгы безне көн дә гаҗәп хәлләргә куя. Россиянең нефть продуктлары базарында биржа сәүдәсе көтелмәгән хәлгә юлыкты.

 

Санкт-Петербургның товар-чимал биржасы иң эре бензин сатучы – базарның 40 процентын тотып торучы «Роснефть»тән башка гына сатуга чыкты. Сәүдә башланыр алдыннан гына биржа «техник сәбәпләр аркасында» «Роснефть»нең сатуда катнашмаячагы турында хәбәр таратты.

Россия нефтенең 50 процентын чыгаручы компания шулай итеп бер тәүлек буе биржа мәйданчыгында күренмәде, аның нефть эшкәртү заводларының берсе дә үз продукциясен сатуга куймады. Мәгълүмат кырында бу тукталыш озак булмаячак, бер көннән соң техник җитешсезлекләр тукталачак һәм иң зур чимал компаниясе сәүдә системасына әйләнеп кайтачак, дигән хәбәрләр күренде. ТАСС мәгълүмат агентлыгы, өзеклек берничә көн дәвам итәчәк, дигән сүзләр дә тарата.

Башка чак булса, мондый өзеклек мотор ягулыгына бәяләрнең өскә сикерүе белән кайтаваз бирер иде. Әмма хәзер вазгыять бөтенләй башкача. Автомобильчеләрнең күпчелеге өйдә бикләнеп утыру сәбәпле, бензинга ихтыяҗ бик нык кимеде. Бу да үзен сиздерә. «Роснефть»нең юклыгы биржада беренче сәгатьләрдә генә берникадәр аптыраш тудырган. Ул арада бушлыкка «Белорус нефть компаниясе» бәреп килеп кергән һәм бөтен ихтыяҗны үз бензины белән берь­юлы каплаган да куйган. Белоруслар Петербург биржасында сәүдәне үткән елның ноябрендә туктаткан иде. Шул чакта Мәскәү белән Минск «кара алтын» бәясе буенча тарткалаш башлады, күршеләрнең нефть эшкәртү заводлары чималсыз кала язды. Ул вакытта чимал базарында нефть бәясенең поты бер тиенгә әйләнер дә белоруслар Россия нефтен 4 долларга сатып ала башлар дип кем уйлаган инде. Минскиның да, Мәскәүнең дә бүгенге хәл ике ятып бер төшенә керерлек түгел иде. Язмыш безнең белән әнә ничек шаяртты: «кара алтын»ны кая куярга белмибез.

Нефтьне пүчтәк бәягә сатып ала башлаган ут күршеләр сәүдәнең беренче көнендә үк 5,88 мең тонна АИ-92 һәм 1,38 мең тонна АИ-95 бензинын Россия базарында урнаш­тырды да куйды. Алар саткан ягулыкны безнекеләр бик теләп ала, чөнки арзан: тоннаны 37 мең 600 сумнан гына тәкъдим итәләр. Көндәшлек булса, белоруслар бәяне тагын бик күпкә төшерерләр иде әле, җайлары бар. Әмма Ярославнефтеоргсинтез заводы үз бензинын тоннасын 39 меңнән сатканда, көндәшләре дә аннан ерак китми инде.

2018 елда «Роснефть», алыпсатарларга үч итеп, бензин белән биржа сәүдәсен ике көнгә туктатып торган иде. Ул чакта андый тукталыш бәянең кискен өскә сикерүе белән төгәлләнде. Хәзер бөтенләй башка күренеш.

Кулланучылар өчен бер дә начар түгел бу хәл. Мотор ягулыгына бәя төшү була калса, көчкә сулыш алучы безнең бизнес бераз иркен сулар иде, дип яза Ватаным Татарстан.

Фото: tatar-inform.tatar

 

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/benzin-kytlygy-bulmasmy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев