Бер атна эчендә Татарстанда яшәүче 10 кеше алкоголь белән агуланган
Татарстанда 19-25 гыйнварда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 10 очрагы теркәлгән.
Алкоголь сатып алу урыны билгесез. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу чорда химик чыганакта кискен агулануның 59 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта ир – атлар күбрәк зыян күргән : 62,7%, хатын-кызлар – 37,3%.
Балалар арасында агулану 22% тәшкил иткән (өлкәннәрнең игътибары булмыйча, ялгыш кулланганнар). Яшүсмерләр арасында агулану – 11,8%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев