БЕР СОРАУГА ИКЕ ҖАВАП: ЗИНИРА ҺӘМ РИЗАТ РАМАЗАНОВЛАР
Гаиләгездә ризык сатып алу күбрәк кем җилкәсенә төшә? Ризат: кемгә булсын, миңа инде! Мин машинада йөрим бит, Зинира заказ гына бирә: шуны ал, моны ал... Мин юл уңае кереп, алып чыгам. Зинира: Кемгә дисәм дөресрәк булыр икән? Ризаткадыр, мөгаен... Мин дә алмый тормыйм анысы. Алай да күбрәк Ризат сатып ала.
Савыт-сабаны кем ешрак юа?
Ризат: Зинира юа. Инде берәр җиргә барасы булып, Зинира өлгермим, дисә, мин дә юыштыргалыйм.
Зинира: Мин, билгеле!
Тәртипне кем күбрәк ярата?
Ризат: Зинира бик ярата. Гел тәртипләп, чистартып кына торыр иде. Әйберләрне урынына куймасак, безгә дә эләгә.
Зинира: Мөгаен, миндер. Ирләрнең алай тәртип, чисталык дип бик исе китми бит аларның.
Кем ягына ешрак кайтыла?
Ризат: Сабага – минем якка.
Зинира: Хәзер Сабага еш кайтыла. Башкорстанга гел дә гел кайтып булмый, ерак бит. Алай да гастрольләргә чыксак, минем якка – Башкорстанга – Караиделгә ешрак тукталабыз. Әле Пенза якларына китеп барышыбыз, барышлый безгә дә кереп чыктык.
Акчага кем хуҗа?
Ризат: Бездә алай, син, мин хуҗа дигән дигән сүз юк. Билгеле бер урыны бар, кемгә кирәк, шул ала.
Зинира: Акча белән күбрәк мин идарә итәм. Өйгә нәрсә алырга кирәген, балага нәрсә кирәген күбрәк мин хәл итәм. Зур әйберләрне, әлбәттә, бергә уйлыйбыз инде.
Акчаны кем күбрәк туздыра?
Ризат: Зинира туздыра бездә.
Зинира: Күбрәк мин тотам. Чөнки кызыбызга да тегесен-монысын: күлмәген, бантигын, тәтиләрне мин алам. Хатын-кызга әйбер күбрәк кирәк, безнең косметика да аласы бар, үзеңне дә карап тотасы...
Кием шкафында кемнең киеме күбрәк?
Ризат: «Угадайте с одного раза». Зинираныкы инде.
Зинира: Минеке. Ризат кием-салым алырга, кибеттә өстенә карап йөрергә яратмый. Безнең бер кибеттә гел ала торган бер урын бар. Андагы сатучы кызлар да безне белә. Ризатны шунда алып барам да: «Кызлар, киендерергә кирәк!» – дим. Бөтен-бөтен нәрсәне сайлап бирәләр. Теге кибеттән, чалбар, монысыннан күлмәк аласы булса, Ризатны кибеткә алып кереп тә булмас иде.
Сез нинди ризык яратасыз?
Ризат: Мантый яратам. Ә Зинира пылау.
Зинира: Ризат ул итле-бәрәңгеле ризыклар, камыр ашлары, «второй»лар ярата. Баллы өчен үлеп китә. Ә мин бик тә аш яратам.
Ашарга әзерләү күбрәк кемгә эләгә?
Ризат: Зинира да, мин дә пешерәм. Күбрәк Зинирага эләгәдер дип беләм.
Зинира: Күбрәк мин пешерәм. Мин өйдә булмасам, ризат пешерә. Аның фиремнный ризыгы – йомырка тәбәсе. Аныкы бик тәмле килеп чыга. Аннары мичкә чүлмәк тыгып та пешерә, балыкны иәмле кыздыра.
Соңгы тапкыр кайчан бергәләп кинога барган идегез?
Ризат: ике атна элек.
Зинира: ун көнләп булгандыр инде.
Казанда иң яраткан урыныгыз?
Ризат: өй.
Зинира: «Мега» кибете.
Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?
Ризат: беләбез. Минем телефонда гомумән пароль юк, ә Зинираныкын беләм.
Зинира: Бергә эшләгәч, телефоннар уртак безнең. Ризат пароль куймый ул, ә минекен белә. Кайчак мин парольне алыштыргалыйм, әмма барыбер Ризатка әйтергә туры килә, чөнки эш белән бәйле шалтыратулар булып кына тора.
Сез бер-берегезнең телефоннарына ничек дип язылган?
Ризат. Мин аны «җаным» дип язып куйдым, ә ул мине «җимеш» дип язган.
Зинира: Миндә ул їҗимеш» дип язылган. Ә ул мине... «җаным» дип язган иде шикелле.
Лилия Гәрәева.
ЧЫГАНАК һәм ФОТО http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=7693
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев