Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер төндә 10 клиник үлем кичергән...

Шуңа да карамастан ир-егет исән калган!

 

Русияле уннан артык клиник үлемне кичергән һәм болар барысы да бер төндә булган. Аларның иң озыны ярты сәгатькә якын сузылган.

Санкт-Петербургтан Антон Димовка тумыштан "генетик тромбофлебия" диагнозы куелган. Бу авыру нәтиҗәсендә тромблар барлыкка килү мөмкин. Чираттагы авыру өянәге 10 февральдә булган.

Табиблар Антонның гомере өчен төн буе көрәшкән. Алар белдерүенчә, аларның практикасында мондый вакыйга бер тапкыр да булмаган. Бу төнне ир 12 сәгать дәвамында реанимациядә булган, әмма табиблар ярдәме белән исән калган.

Ләкин егет белән бу хәл янә кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә аңа атна саен диярлек табибларга күренеп торырга кирәк, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев