Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер төнлек кызлар онытылырга ярдәм итә

Ләйсән белән бер генә ел очрашып өлгердек. Тәртипсез егетләр белән чуалдым да, 3 елга төрмәгә эләктем. Ул вакытта Ләйсән белән аралар бозылган иде инде. Шушы 3 ел эчендә ул кияүгә чыгып бала тапкан һәм мине... оныткан.

Ә мин аны шундый яратам. Гомеремдә дә беркемне дә болай яратканым булмады. Ләйсән белән сөйләшеп карадым, ул мине янына якын да китерми. Сагыштан, кайгыдан эчә башладым. Якыннарым: «Тагын төрмәгә эләгәсең бит инде», — дип борчыла. Әйбәт булыр иде. Ләйсәннән башка дөньяның бер яме юк.

Башка кызлар белән йөреп карадым, берсен дә якын итә алмадым. Бер төнлек кызлар һәм эчү Ләйсәнне вакытлыча онытырга ярдәм итә. Кайвакыт Вконтактеда аңа мәхәббәт турында җырлар җибәрәм. Менә шундый җавапсыз мәхәббәт, дуслар...

Азат Х.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев