Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар

Һәркем гомергә бергә булырга, кайгыда да, шатлыкта да ташлашмаска дип никахлаша. Яши-яши, кайбер парлар бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып бетәләр: болары - мәхәббәт белән бәхетле яшәп, тигез картайган парлар.

Әмма тормыш күп вакытта үз кануннарын китереп куя шул. Кайберәүләр бер-берсенә юл биреп, аек акыл белән яши белә. Кайсыбер парларның берсе түзә...

Ләлә белән Камил, бер ай гына очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп куйдылар. Яшәргә урын кирәк булганлыктан да тиз өйләнде бугай Камил. Ләлә - авыл кызы, Камил - шәһәр егете. Зәвыклары, тормышка карашлары туры килерме, дип уйлаган идек без шул вакытта ук. Ләлә - югары белемле педагог, ә Камил - гади эшче. Хатыны ирен тәрбияләр, укытыр, үстерергә тырышыр, дип өметләндек.

Ләлә күп укырга ярата, йорт-җир эшләренә әллә ни исе китми. Ашарга әзерләүгә, иренең өс-башын чиста-пөхтә тотуга, өйне карауга вакытын әрәм итә­­­се килми аның. Ә Камил китап укып утырырга һәвәс түгел. Ул, шәһәрдә үссә дә, бакчада эшләргә, балык тотарга, табигатьтә булырга ярата. Киемнәрен чиста-пөхтә йөртә. Ләлә исә сәяхәтләргә йөрергә, күргәннәре турында сөйләп, укучыларны кызыктырырга ярата.

Тора-бара, ике баласын иренә калдырып та ял итәргә йөрергә гадәтләнеп китә Ләлә. Акрынлап өйдән дә, ирдән дә бизә бара.

Камил күбрәк бакчада булырга тырыша, ялгызы аңа рәхәтрәк тоела. Ләләнең фикерләре, зәвыклары аның өчен көннән-көн сәер була бара. Юктан да сүзгә килгән чаклары ешая. Баштарак: «Ул укыган кеше, хаклыдыр», - дип уйласа да, соңрак үзенең бернинди гаебе юклыгын аңлый ул. Балалар үсеп җитә, үз тормышларын корып яши башлыйлар. Ә алар картлык көннәрендә бер-берсеннән һаман читләшә генә бара.

Хатын гомер буе үзен: «Мин укыган, белемлерәк, мәдәниятлерәк», - дип күр­­сәтергә тырыша. Ә ир, Ләләсен башкалар белән чагыштырып карап, аның киенүен дә, чисталыгын да, эшен дә ошатмый. Ирле-хатынлы киңәшләшеп сөйләшә дә алмыйлар бит. Аерылышырга инде соң, бергә яшәү дә газапка әйләнгән...

Аерылу турында уйлангалаган булса да, балаларны ятим итәсе килми шул Камилнең. Сабыр итә-итә күпме гомер узылган. Ләлә белән Камилнең бер түбә астында бөтенләй чит кешеләрдәй яшәүләре гаҗәп­ләндерә мине. Читтән караганда, менә дигән парлар, ә якыннан аралаша башласаң, бөтенләй башкача. Бер өстәл артына утырып чәй дә эчмәүче парны бәйләп торучы җепләр - балалары һәм оныклары.

Кызганыч ки, бүгенге көндә Ләлә белән Камил кебек парлы килеш ялгыз яшәүчеләр шактый. Бер-береңнән тәмам туеп, дошманга әйләнеп яшәгәнче, ялгыз яшәвең артыграк түгелме икән?!.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев