Бер укучы физика буенча Бөтендөнья олимпиадасы җиңүчесе
3-12 июль көннәрендә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә физика буенча Бөтендөнья олимпиадасы уздырылды. Россия җыелма командасында 5 кеше, шул исәптән Бөгелмәдәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 6нчы урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Алексей Красников катнашты. Татарстан укучысы физика буенча искиткеч белемнәрен күрсәтеп, олимпиаданың иң югары бүләген - алтын медаль яулады. Былтыр Алексей...
Татарстан укучысы физика буенча искиткеч белемнәрен күрсәтеп, олимпиаданың иң югары бүләген - алтын медаль яулады. Былтыр Алексей физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүгә лаек булган иде. Быел исә ул бәйгенең җиңүчесе исеменә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев