Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Хат ташучыбызга җәяү узарга күп туры килә

Интернет-киңлекне үстерү һәм кәрәзле телефоннарны күпләп популярлаштыруга карамастан, без әле дә почта бүлекчәләре хезмәтеннән файдаланабыз, ә хат ташучы һөнәре шулай ук кирәк.

 


Бу борынгы һөнәр, ул асылда үз яшәешенең берничә йөз еллыгы эчендә бик аз үзгәргән. Хат ташучы 200 ел элек кебек үк, почта бүлекчәсенә кергән корреспонденцияне ала һәм аны алучыларга адреслар буенча тарата. Мондый эш вакытында аяк өстендә күп вакыт үткәрергә туры килә. Корреспонденцияне тиз арада таратып, алучыларны бутамас өчен, үз участогыңны, йортларның номерларын яхшы белергә кирәк. Һәр көн саен теләсә кайсы һава торышында шактый зур ара үтәргә туры килә. Һәр эштә осталык кирәк.

Хат ташучы эшенең  төп сыйфатларның берсе – игътибарлылык, җаваплылык дип уйлыйм. Безнең Шөгер авылының участок хат ташучысы Сиринә Хәйдәр кызы  Рәхимова шундый  сыйфатларга ия. Һәрвакыт ярдәмчел, игътибарлы, ягымлы. Кешенең үз эшен җаваплы, күңел биреп башкаруы күренеп тора. Теләсә кайсы вәзгыятьтә ул үзен тыйнак, тактик яктан алып бара.

Безнең хат ташучының нәкъ менә шул булуы бик күңелле. Мондый хезмәткәрләр белән эшләү рәхәттер, дип уйлыйм. Ул Урдалы авылында туган. 2020 елдан Шөгер почта бүлекчәсенә хезмәт күрсәтә. Аның хезмәт күрсәтү участогы зур, Шөгер  - зур авыл бит. Шулай ук Иске Шөгернең дә кайбер урамнары аңа беркетелгән икән, ә шушы араны җәяү узарга кирәк. Димәк, аякларына җиңеллек бирсен, Сиринә ханымга уңышлар, исәнлек телим.

 

Светлана Загртдинова,  Шөгер балалар китапханәчесе.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев