Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Игелекле волонтерлар гел булышып тора

Без Лениногорскида шәхси секторда үз йортыбыз белән гомер итәбез. Үз йортын белән яшәү бер яктан рәхәт булса, икенче яктан бераз мәшәкатьлерәк, аның мәшәкатьлеге хуҗалар олыгайгач, йорттагы эшләр олы кеше өчен авыр була башлагач беленә.


 
Мин тормыш иптәшем Илдус Сәлманов белән хәзер – өлкән яшьтә, Илдуска -  92 яшь, тыл хезмәтчәне. Ул – Карагай авылыннан. Мин үзем – Зәй-Каратайдан.  Гомер буе хезмәттә булдык, эштән авырсынмадык. Менә хәзер еллар узгач, бар эшне дә тиз генә башкарып булмый шул. Менә мондый чакта безгә волонтерлар – яшьләр ярдәмгә килә.

Волонтерлар йорт территориясендәге карларны чистартып киттеләр. Матур итеп эшләүләренә куанып тордык бабай белән икәү. Без – өлкәннәр, яшьләр эшләми, эш рәтен белми дияргә яратабыз, монда – киресенчә: уңган егетләр ялт иттереп куйды, кулларыннан эш килә. Волонтер егетләр: Артур Клинжев, Илдар Гареев, Марсель Хәмидуллингә зур рәхмәт яусын.

Волонтерларны аларның җитәкчеләре – Диләрә Мортазина алып килде. Әйтергә кирәк, Диләрә моннан алда да яшьләр белән килеп, төрле ярдәм күрсәттеләр һәм алга таба булышачаклар. Әле апрельдә кызларны алып киләм, диде Диләрә, өй җыештыруда булышырлар, ди. Шефлыкка алган кебек, кайгыртып, безнең өчен борчылып, һәрвакыт хәлләрне белешеп торалар.  Безгә ярдәм итүчеләргә исәнлек бирсен. Игелек эшләүләре – күркәм гамәл. Киләчәктә дә кешеләргә шатлык өләшеп, куандырып торсыннар.


Мөнәвәрә Сәлманова, Лениногорск

М. Сәлманова фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев