Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Безнең доктор кызыбыз" дип каршы алалар аны

Шәфкать туташлары вакытын, көчен, сәламәтлекләрен кызганмыйча изгелекләрен  авыруга өләшергә әзерләр. Шундый тырыш, булдыклы, үз һөнәренең остасы Ярия Яхъя кызы Хәйретдинова турында әлеге язмам.

Терйтерсең лә, ул шушы эш өчен дөньяга килгән. Эшен яратып башкара. Менә инде 35 ел үз һөнәренә тугры калып, халыкка хезмәт күрсәтә. Авыл җирендә эштән кайткач та, төннәрен чакыруга еш ашыгырга туры килә. Бер зарланмас, караңгы чырай күрсәтмәс, сумкасын алып тизрәк ярдәмгә ашыгыр ул.

Узәк урамда яшәгәнлектән аеруча еш ишек шакыйлар аңа.
Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлап, аннары инде Бөгелмә медицина колледжын соң, туган авылына эшкә кайта ул. Ур урамы, кр кешесе аңа таныш. Ныклап эшкә керешә яшь кыз.

Булачак тормон ипт Ринат та күрше егете генә. Холык-фигылен бик яхшы белә, әз итә аны Ярия.


Бергә тормыш коралар. Биек матур йорт җиткерәләр. Йорт-тирәләрен гөл-бакчага итәләр. Кайнанасы белән тату яшәделәр. Аны бик хөрмәт итеп кадерләп, баладай карап бакыйлыкка озатты ул. Бердәнбер уллары - Сиреньне өйләндерделәр, әмма бәгырь җимеше генә озак яши алмады, гомере өзелде. Туасы баласын күрә алмый китеп барды Сирень.

Бик авыр кичерде әлеге кайгыны Ярия. Өметләнгән иде әле ул. Каты авыруга улым бирешмс, дип уйлап йа рде ана кеше. Йөрәге чиргә биреште, тибүдән туктады. Киленнәре Резеда Ярия белән Ринатка кыз бала - Янсылуны бүләк итте. Х инзер инде, ңйтерсең лә, бар яшәүләре, сулаулары шул бала өчен.

 Энҗе Шәрифуллина, Түбән Чыршылы.

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев