Бүген алдашырга һич ярамый
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген алдашырга һич ярамый

5 апрель сынамышлары буенча бүген акча янчыгыгызны ачкан вакытта андагы акчаларны да беркем күрмәскә тиеш.

Борынгылар шулай ук 5 апрельдә хатын-кызларга чәч кистерергә, чәчләренә ниндидер үзгәреш кертергә ярамаганына ышанган. Югыйсә, аларны шәхси тормышында зур күңелсезлекләр көтәчәк икән.

Бүген өегез җыештырылмаган булмасын. Бүген өйдәге тузан тормышка авыр вакытлар алып килә, ди.

Ә нишләргә кирәк бүген, дисезме?

Бүген кошларга игътибарлы булыгыз. Аларны бодай белән сыйласагыз, агачларыгызга бөҗәкләр төшмәс.

5 апрельдә кызылтүш канаты тапсагыз, зур уңышка ирешәчәксез!

Ә тәрәзә төбегездә кызылтүш утырганын күрсәгез, шатлыклы хәбәр көтегез.

Кызылтүш нык итеп тәрәзәгезгә “шакыса” көтелмәгән кунаклар киләчәк.

Ә менә 5 апрельдә үлгән кызылтүш күрү күңелсезлекләргә икән.

Бүген бөтнекле су белән пар салып, мунча керсәгез, яхшы булыр, авырулар урап узар.

http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/bgen-aldashyrga-ich-yaramyy-kyzyltsh-kr-bkhetk

https://pixabay.com/ru


Бүген алдашырга һич ярамый, ә кызылтүш күрү — бәхеткә

Нет комментариев