Бүген чит сөлгегә кул сөртмәгез!
Аларга ышансак, бүген хатын-кызларга тегү-чигү эшләре белән булышмау хәерле икән. Беренчедән, җеп буталачак, икенчедән, гомер кыскарырга мөмкин, имеш.
Бүген кер юып, тышка чыгарып элмәгез. Кипкән кергә ябышып, начарлык өйгә керергә мөмкин, ди.
Борынгылар сынамышларына ышансак, бүген кычкырып көләргә, кычкырып сөйләшергә дә ярамый икән.
Ә менә кунакка барсагыз, кулыгызны чит сөлгегә сөртмәгез. Бу хатын-кызларга кагыла. Ирегезнең хыянәтен кисәтү өчен.
Ә нәрсә эшләргә ярый соң?
Бүген аяк-киемен ремонтларга, чистартырга, тәртипкә китерергә кирәк икән. Ә кияргә яраксыз аяк киемнәреннән нәкъ бүген котылырга кирәк.
Бүген хуш исле түгәрәк икмәк салучыларга бәхет елмаячак. Бу икмәк катысын балаларга ашатырга кирәк.
https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-04-04/b-gen-chit-s-lgeg-kul-s-rtm-gez-2755618
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев