Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы расланган
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы расланган

5 октябрьгә Татарстанда COVID-19 дан 81 үлем очрагы теркәлгән.

 

1944 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче кеше COVID-19  белән хастаханәгә китерелә, ул ике яклы пневмония белән өзлеккән. Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының кискенләшүе аркасында хәле начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

1943 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән хастаханәсенә вируслы пневмония белән китерелә. Кайбер хроник авырулары булган. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев