Бәхетле балачак илендә
Шәһәрнең "Юбилейный" паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм олысын-кечесен җыйды. Аның төп өлешен - балалар тәшкил итте. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлавы бәйрәмне башлап җибәрде: - Кадерле балалар, килгән кунаклар! Әлеге бәйрәм тәүге тапкыр 1950 елда билгеләп үтелгән. Шул көннән башлап аны ел саен үткәрү традициягә керде. Район...
Шәһәрнең "Юбилейный" паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм олысын-кечесен җыйды. Аның төп өлешен - балалар тәшкил итте.
"Коляскалар парады" игълан ителеп, берсеннән-берсе кызык һәм оригиналь бала арбалары тартып, сәхнә алдына 14 гаилә чыкты. Конкурс булгач аның үз биремнәре дә була. "Визит карточкасы"нда катнашучылар үз гаиләләрен тәкъдим итәргә тиеш булды. Ул шигырьләр һәм җырлар ярдәмендә башкарылды. Алып баручылар икенче биремне дә әзерләгән иде. Һәр гаилә балага кагылышлы сорауга җавап бирергә тиеш булды. Барлык конкурсны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләп барды. Бер генә гаилә дә дипломсыз калмады. Ә беренче урынга "Балачак хыялы" номинациясендә җиңү яулап, Петропавловских, икенче урынга "Актуальлек" номинациясендә танылган Румянцевлар һәм "Өмет" номинациясендә җиңгән Вәлиевләр гаиләсе лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев