Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбиләргә штраф: тиеш булмаган урыннарда сатучы әбиләрне җаваплылыкка тартачаклармы?

Үзләреннән артканны базарга чыгарып сатучы апа-абыйлар нинди кәеф белән яши? Моны без башкаланың берничә базарына чыгып ачыкладык.

Узган атнада матбугат чараларында Чаллыда тиеш булмаган урыннарда сату итүче әбиләргә штраф салачаклары турында хәбәр чыккан иде. Шундый мәйданнарның берсе шәһәрнең «Фонтан» сәүдә комплексы янында оешкан икән. Җәмәгать тәртибен саклау буенча идарә башлыгы Мөдәррис Миңнегалиев сүзләре буенча, Чаллыда бакчаларда үскән авыл хуҗалыгы продукциясен сата торган 28 урын бар.

– «Фонтан» комплексы янындагы мәйданчык ул исемлеккә керми, – ди ул. – Ләкин без анда әбиләргә штраф салырбыз дип әйтмим. Без алыпсатарларны күзәтәчәкбез. Тик кисәтәм: тиеш булмаган урында сату иткән өчен административ җаваплылыкка тартуда яшь киртә түгел.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринар тикшерүе бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин әйтүенчә, әлегә республиканың бер генә шәһәрендә дә тиеш булмаган урыннарда сату итүче кешеләргә штраф салганнары юк.

– Без бары тик профилактика максатыннан гына кисәтү ясый алабыз, – диде ул. – Безнең инспекторларның беркетмә язарга рөхсәте юк. Билгеле, җәйге челләдә ит, сөт продуктлары саткан кешеләрнең документларын тикшерәбез, кирәк дип тапсак, кисәтү дә ясала. Ләкин үзеннән арткан яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк, кайнатмалар саткан өлкән яшьтәге кешеләргә штраф салу дигән нәрсә юк.

Белгеч аңлатуынча, зур шәһәрләрдәге базарларда ветеринар-санитар лабораторияләр эшли. Сатучылар анда көн саен анализ бирергә тиеш. Сату мәйданнарына килгәндә, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, алар 17 сату ноктасын контрольдә тота. «Ләкин без яшелчәләрне түгел, ә ит ризыкларын тикшерәбез», – дип аңлаттылар идарәдә.

https://vatantat.ru/2022/07/86697/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев