Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газета-журналлар өчен кәгазьгә кытлык булмаячак

Матбугат тармагы кәгазьнең үзебездә җитештерелә торган сортларын кулланачак.


Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат тармагында кәгазьгә кытлык булмаячагын белдергән. Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, китап-журнал индустриясе илебездә җитештерелә торган кәгазь сортларын кулланачак.

Моннан тыш, министрлыкта әйтелгәнчә, илдә җитештерлә торган кәгазьнең 80 проценты чамасы моңа кадәр чит илләргә чыгарылган. Шуңа күрә газета редакцияләре санкцияләрне бөтенләй сизмәячәк. Шул ук вакытта Россия бу өлкәдәге импортерларны алыштырачак. Әйтик, Кытай безне кәгазь белән тәэмин итәргә мөмкин.

Моңа кадәр бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру өчен кәгазь запасының җитәрлек булуы турында белдерелгән иде. Имтиханнар үз вакытында үткәреләчәк.

https://vatantat.ru/2022/04/79426/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев