Больничный күләме арта. Кайчан? Ничә сумга?
ҖӘМГЫЯТЬ

Больничный күләме арта. Кайчан? Ничә сумга?

Сүз бер көнгә компенсацияне 2,7 мең сумнан 5,7 мең сумга кадәр арттыру турында бара.

Россиялеләргә 2025 елга больничный буенча түләүләрне ике тапкыр арттырырга вәгъдә итәләр. Бу хакта "Известия"гә Хезмәт министрлыгында сөйләгәннәр. 

Бер үк вакытта йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы да артачак. Шулай ук яшь ярымга кадәр бала карау буенча ай саен бирелә торган пособиенең максималь күләмен арттыру планлаштырыла. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, әлеге пособиеләр хезмәткәрнең алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына турыдан-туры бәйле булачак: йөклелек буенча хезмәт хакыннан 100 процент түләнә, бала карауга – 40 процент.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев