Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме аена 33281 сумга (31282 сум булган) җитәчәк.
Минималь күләме – 7677 сумнан 8629 сумга кадәр артачак. «Больничный»ның иң зур күләме – аена 83204 сум, декрет акчасының иң күп күләме – 383179 сум (бер айга – 83204 сум) тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә https://vatantat.ru.
2023 елда Социаль фонд бюджетыннан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүгә барлыгы 445 миллиард сум бирү күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез: киләсе елда ана капиталы беренче балага – 589,5 сум, икенчесенә 779 мең сум булачак.
http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bala-tuganda-ber-tapkyr-birela-torgan-posobie-kulame-arta
Нет комментариев